Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

СOVID-19ны диагностикалауга ике генә көн вакыт китәчәк

Кыска вакыт эчендә «Татнефть» коронавирус инфекциясенә шик булган авыруларга тест уздыру өчен Әлмәттә заманча ике ПЦР-лабораториягә ремонт ясады һәм тулысынча җиһазландырды. Шуларның берсе Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 2 нче поликлиникасы базасында урнаштырылган. Бу диагнозны ачыклап, дәвалау билгеләүгә вакытны киметәчәк, шулай ук контакт юлы белән авыру таралуны булдырмаячак.

Җиһазлар иң югары таләпләргә җавап бирә һәм полимеразлы өзлексез юл белән тикшеренүләр үткәрергә ярдәм итәчәк.

- Анализ алу шәһәр поликлиникалары һәм стационарлар базасында, кирәк булганда өй шартларында да алына, - дип сөйли поликлиника мөдире Әлфия Минапова.

Моңа кадәр республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең биоматериаллары төгәл диагноз кую өчен Чаллы һәм Казан лабораторияләренә җибәрелгән булса, әлеге яңа лабораторияләр юлга киткән вакытны киметә. Бу, үз чиратында, төгәл диагноз куюны, дөрес дәвалау билгеләүне җиңеләйтә, шулай ук инфекциянең таралуын чикләп, авыруның аралашу даирәсен тизрәк ачыкларга ярдәм итә.

Гадәти ОРВИ расланган очракта да бу файдага гына булачак. Кискен респиратор авыруның ниндие дә һава-тамчы һәм контакт-көнкүреш юлы белән тарала. Ә тиз ачыкланган нәтиҗәләр аның таралуын булдырмый калачак.

- Элек диагностикага ике көн чамасы вакыт китә иде, юлны да исәпкә алып - дүрткә якын. Хәзер ике тәүлектән дә кимрәк, - дип аңлатты Әлфия Фәнисовна.

Лаборатория СOVID-19 вирусына охшаш микроорганизмнар белән эшләү өчен барлык саклану чаралары белән җиһазландырылган. Әзер материалны транспортировкалаганда махсус контейнерлар кулланыла һәм барлык куркынычсызлык чаралары күрелә.

- Материаллар махсус тәрәзә аша кабул ителә, беренчел зонада дезинфекция үткәрелә, - дип билгеләп үтте Әлфия Минапова. - Аннары биоматериал киләсе манипуляцияләр өчен чиста зонага тапшырыла.

Яңа тест-аппаратларда эшләү өчен лабораторияләрнең медицина персоналы Казан федераль университетында махсус укулар узган. Лабораторияне җиһазлау өчен иммуногематологиядә 25 елдан артык эш тәҗрибәсе булган «Био-Рад» компаниясе җиһазлары кулланылган. Аның клиентлары арасында хастаханәләр, эре фәнни-тикшеренү институтлары, лабораторияләр, биотехнология һәм фармацевтика компанияләре бар.

Елена Филатова

Наил Гатауллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса