Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны өйдә калырга өндәде

ТР Президенты үз Instagram'ында үз-үзеңне изоляцияләү өчен гаиләләр сурәтләнгән рәсемнәр урнаштырды.

Президент аларны #Оставайтесьдома хэштегы белән куйды.

Беренче картинада дүрт кешедән торган гаилә сурәтләнгән: әтисе һәм улы шахмат уйный, балалар кәнәфиендә кечкенә кыз утыра, ә әнисе өстәл янына зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә бер пар бергәләп коймак пешерә, ә өченчесендә өчпочмак ашыйлар.

"Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, барысына да киңәш итәбез», «Ничек тәмле ашыйлар», «Әйе, менә бу минеке, мин үз йортымны яратам», — дип язалар ТР Президентын укучылар комментарийларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса