Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында COVID-19 таралуны кисәтү чараларын бәяләде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә, анда ул коронавирус инфекциясе эпидемиясен кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен җиңеләйтү өчен күрелүче чараларны бәяләде.

Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов «Алсу» микрорайонындагы торак комплексында булды һәм шәһәрне санитар эшкәртү процессын оештыру белән танышты. Дезинфекция һәр көнне уздырыла: ишегаллары, тукталышлар павильоннары, кибетләр, даруханәләр һәм кешеләр күпләп була торган урыннар бар да эшкәртелә. Эшкәртүдә 60 кеше, 7 берәмлек техника катнаша. Эшләр тәүлек буена өч сменада бара.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Алсу» оек-оекбаш фабрикасында булды. Күптән түгел предприятие бер генә мәртәбә кулланылучы саклану киеме һәм яклагыч битлекләре чыгара башлаган. Җитештерүдә 19 тегүче эшли. Бүгенгә фабрика 2 меңнән артык битлек һәм 250 комплект кием чыгарган. 

Рөстәм Миңнеханов бу эшчәнлек юнәлешенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм, якын киләчәктә предприятие үз юнәлешендәге продукция чыгара башлар, дип өмет белдерде.  

1 апрельдән «Мәрхәмәтле Әлмәт» шәһәр штабында кайнар линия телефоны эшли башлаган. Берничә көн эчендә 2 меңнән артык кеше шылтыраткан. Моннан тыш, аз керемле гаиләләр өчен җирле эшкуарлар исәбеннән ашамлыклар салынган 200 тартма җыелган. 

Районда барлыгы 600 волонтер булышлык күрсәтә. Барысы да саклагыч битлекләр, пирчәткәләр һәм антисептикалар белән тәэмин ителгән. Рөстәм Миңнеханов штабның Zoom системасы аша волонтерлар белән элемтәгә керде һәм аларга рәхмәт белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты тагын «Татнефть» ГАҖ җитәкчелеге белән онлайн-очрашты. Коронавирус инфекциясе булган пациентларга ярдәм күрсәтүгә медицина комплексының һәм медперсоналның әзерлеге турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнехановка медсанчасть базасында оештырылган яңа бактериологик лабораторияне һәм яңартлыган реанимация-анестезиология бүлеген тәкъдир иттеләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса