Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Россиядә COVID-19 йоктыру очракларының кимүе май уртасында көтелә

Бу хакта инглиз телендәге басмаларның берсенә биргән интервьюда РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Кремль вәкиле мондый фаразны белгечләр бирә дип аңлатты. Аларның сүзләре буенча, коронавирус инфекциясен яңа йоктыру очраклары саны киләсе айның уртасында тигезләшәчәк.  Шуннан соң сан кими башлар дип көтәргә була.

Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, без инфекцияне бары тик берләшеп һәм хәбәрләшеп кенә җиңә алачакбыз.
Ул яңа инфекциягә каршы көрәш һәм кеше гомерен саклап калуның хәзер өстенлектә булуын әйтә. Икътисади өлкәне торгызу икенче позициядә тора.

Исегезгә төшерәбез, безнең ил авырулар саны буенча илләр унлыгына керә. Хәзер Россиядә коронавирус белән 57999 кеше авырый. 500 дән артык кешенең гомере өзелгән һәм 4,5 меңгә якын кеше чирне җиңә алган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса