Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Һәркем кадерле!

Бүгенге катлаулы шартларда, дөнья COVID-19 вирусы таралуга бәйле, моңарчы күрелмәгән масштабтагы афәт белән очрашкан вакытта, «Татнефть» компаниясе финанс һәм корпоратив тотрыклылыкны саклап калу өчен бөтен кирәкле хәлиткеч чараларны күрә.

Аерым режимга

Узган җомгада, 27 мартта, «Татнефть» төркеме җитәкчелеге үзенең кайбер предприятиеләрен махсус эш режимына күчерү турында карар кабул итте. Анда гамәлгә ашырыла торган чаралар планының төбәкне газ, җылылык, су белән тәэмин итүче социаль әһәмияткә ия инфраструктуралар эшчәнлеген тәэмин итүче предприятиеләрдә инфекция таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән булуы ассызыклана.

Илебезнең энергетик куркынычсызлыгы өчен стратегик яктан гаять мөһим булган, өзлексез производство саналган нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләре дә шулай ук махсус режимга күчерелә.

Мисал өчен, «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ 240 меңләп кеше яши торган Түбән Кама каласын кайнар су һәм җылылык белән, шулай ук «ТАНЕКО» АҖне һәм «Түбән Кама Нефтехим» ААҖне җылылык энергиясе белән тәэмин итә.

Әлмәт «Водоканал»ы турында сөйләгәндә, чистартыла торган агым су күләме бүген тәүлегенә 28 меңнән алып 38 мең кубометрга кадәр тәшкил итә. Предприятие нефтьчеләр шәһәренә генә түгел, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсенә, Урсалы, Миңлебай, Кәләй торак пунктларына – барлыгы 160 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

Алгы сафтагыларга

Махсус эш режимы хезмәткәрләрнең изоляция режимында «Татнефть» санаторийлары һәм балалар лагерьлары базасында яшәүләрен күздә тота. Эшләнгән чаралар төп һәм ярдәмче персоналга кагыла һәм тышкы аралашуларны чикләүне, сменалар арасында минималь элемтәләрне, матди-техник ресурслар, азык-төлек, медицина кирәк-яраклары һәм башкалар белән тәэмин итүне күздә тота.

Бу вакытта вирус инфекцияләре таралуны кисәтү өчен мөмкин булган барлык профилактик чаралар да күрелә. Вакытлыча урнашу урыннарында эзлекле рәвештә санитар-эпидемиологик чаралар үткәрелә, алар хезмәткәрләрдә COVID-19 вирусы булу-булмауга тест үткәрүне, биналарны һәм корылмаларны зарарсызландыруны, техниканы, производство территорияләрен һәм персоналның яшәү урыннарын махсус эшкәртүне үз эченә ала. Изоляция режимында эшләүгә күчерелгән хезмәткәрләр аерым хезмәт шартлары өчен өстәмә акча алачак.

Махсус режимга күчерелгән хезмәткәрләргә компаниянең генераль директоры Наил Маганов мөрәҗәгать итте. «Безгә сезнең һәркайсыгыз кадерле, шуңа да үзгә халыкара эпидемиологик вәзгыять чорында нәкъ менә таяна алырдай кешеләргә – алгы сафта эшләүчеләргә мөрәҗәгать иттек, - дип билгеләп үтте ул. - Шәһәрдә һәр тәрәзә артындагы яктылык, фатирда краннарыбыздан су агып тору, һәр литр бензин сезнең хезмәтегез, бигрәк тә бүген бик кирәкле хезмәтегез нәтиҗәсе. Бердәм булганда без торак йортларны, хастаханәләрне һәм поликлиникаларны, кибетләрне, даруханәләрне һәм эре производстволарны җылылык, ут һәм су белән тәэмин итә алачакбыз. Илебезнең иминлеге, сезнең белән горурланучы, сезне яратып, көтеп торучы барлык кешеләрнең киләчәге шуңа бәйле".

Республика катгый режимда

Атап әйткәндә, 30 марттан бөтен Татарстан махсус режимга күчте, барлык кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы игълан ителде. Гражданнар катнашында күңел ачу, тамаша, спорт, күргәзмә, реклама һәм башка чаралар уздыру, шулай ук паркларда, скверларда шуңа охшашлы хезмәтләр рөхсәт ителми. 28 мартта бөтен республика территориясендә сәүдә-күңел ачу комплекслары, ваклап сату базарлары һәм башкалар эшчәнлегенә чик куелды. Санаторийларда, ел әйләнәсе эшли торган балалар лагерьларында урыннарны броньлау һәм кешеләрне урнаштыру туктатылды.

Яшәү урыннарыннан һәм үз-үзеңне изоляцияләү урыныннан бары тик өзлексез цикл белән эшләүче предприятиеләрдә, поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә, азык-төлек кибетләрендә, даруханәләрдә һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка оешмаларда хезмәт куючылар гына чыгып йөрү хокукына ия.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов 28 мартта ук боерык чыгарып, анда «Татнефть» төркеменең барлык хезмәткәрләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына катгый рәвештә кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөрмәскә; кирәк булмаганда күзгә-күз очрашуларны һәм урамга чыгуларны чикләргә; барлык профилактик чараларны үтәргә (кулларны дезинфекцияләү, саклагыч битлекләр куллану һ.б.); җәмәгать транспортыннан һәм таксидан файдаланмаска; салкын тиюнең беренче билгеләрен сизүгә үк өйгә табиб чакыртырга тәкъдим итте.

…7 елга кадәр иректән мәхрүм итү

Моннан тыш, компания шәһәр службаларына «Имин шәһәр» системасыннан, шәһәр видеокүзәтү челтәреннән, мониторингны һәм кешеләрнең йөзләрен тануны тәэмин итүче ИТ-чишелешләрдән нәтиҗәле файдалану буенча ярдәм күрсәтәчәк.

Сүз уңаенда әйткәндә, РФ Дәүләт Думасы РФ Административ хокук бозулар кодексына вирус йоктырмаган россиялеләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафлар салуны билгеләүче төзәтмәләрне кабул итте. Мондый хәлгә юл куйган гражданнарга 15 мең сумнан башлап штраф яный. Әгәр режимны бозу аркасында ике һәм аннан да артык кеше үлә икән, бу очракта 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

«Өйдә калыгыз!»

Хакимият һәм «Татнефть» компаниясе шәһәр халкына әнә шундый чакыру белән мөрәҗәгать итә. Әлмәт урамнарында тавыш көчәйткечләр белән җиһазландырылган махсус машиналар патрульлек итә. Алар профилактика чараларын үтәү мөһимлеге һәм өйдән чыкмау кирәклеге турында искәртеп торалар. «Татнефть» шәһәр урамнарында патрульлек итү өчен #СТОПКОРОНАВИРУС хэштегы белән үзенең җете-кызыл төстәге машиналарын бирде. Әлегә патрульлек итү иртәнге 8 дән кичке 9 га кадәр башкарыла. Алар Әлмәттә генә түгел, ә нефть төбәгенең башка шәһәрләрендә дә йөриләр. Шунысы игътибарга лаек, мондый патрульләр кертелгәннән соң урамнарда кешеләр саны сизелерлек кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса