Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Өйдән чыгу өчен пропуск алуга теркәлү гадиләштерелде

Бу хакта ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Цифрлы үсеш министрлыгы "Ак Барс" банкы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар бирү системасында теркәү процедурасын гадиләштерде.

Сервиста тизрәк һәм уңайлырак теркәлергә мөмкин - бу халыкның күпсанлы соравы буенча эшләнгән.

Хәзер яшәү адресыгызны һәм исем-фамилиягезне күрсәтергә кирәк түгел. 2590 кыска номерына паспорт номерын һәм сериясен җибәрү генә дә җитә.
(Мәсәлән, Регистрация#9203123456)

Моннан тыш, сервисның рәсми сайты яңартылды: https://covid19.tatarstan.ru/.

Хәзер монда SMS-пропускларның гамәлдә булу вакытлары турында тулырак мәгълүмат белеп була.

Шулай ук SMS-пропускларны рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча контакт-үзәккә 8-800-250-90-33 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус