Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Миңлебай станциясен клублы иттеләр

Әлмәт районында «Мәдәни мохит» федераль проекты тулы көченә гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Миңлебай станциясе халкы яңа клублы булды.

Авыл халкы бу вакыйганы озак көткән. Чөнки моңа кадәр клуб дип йөртелгән бина замана таләпләренә җавап бирмәгән, үзе кысан, шартлары да мактанырлык булмаган. 1953 елда төзелгән бу бинаны Миңлебай авыл Советына 2005 елда РЖДның «Куйбышев тимер юллары» тапшыра. Җитәкчелек аны клуб итеп куллану турында карар кабул итә. 50 урынга исәпләнгән бинада бәйрәмнәр, мәдәни чаралар, җыелышлар уза. Әмма заманча, зур, уңай шартлар тудырылган клуб кирәклеге көн кебек ачык була. Ниһаять, «Мәдәни мохит» проекты Миңлебай халкына хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. 2019 елда 200 урынга исәпләнгән клуб бинасы сафка кертелә. Моның өчен барлыгы 15 млн сумга якын акча тотыла.

Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов яңа клублы булуларына сөенүен яшерми. Бары тик аны һаман да тантаналы ача алмаулары гына күңелен кырып тора.

- Яңа клубны узган елның декабрендә үк ачарга ниятләгән идек. Подрядчы оешма өметләрне акламады, шуңа да эшләр төгәлләнми калды. Инде апрельгә дип исәпләгән идек, бүгенге вәзгыять чорында ул тагы кичектерелә. Клубны әзер дип әйтергә була, коммуникация эшләрен генә төгәллисе калды. Ил-көндә хәлләр яхшыргач, яңа клубта җыелып, бәйрәм ясарбыз дип торам, - ди башлык.

Миңлебай станциясендәге китапханә дә әлеге проект буенча 2019 елда яңартыла, җиһазлар белән тәэмин ителә, китаплар кайтартыла. Болар өчен барлыгы 2 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Китапханә дә яңа бинада урнашкан.

Бүген биредә 4 меңнән артык яңа китап исәпләнә. Алар арасында ниндиләре генә юк: матур әдәбияттан башка медицина, авыл хуҗалыгы, бакчачылык турында да бар. «Мәдәни мохит» милли проекты буенча узган ел китапханә икенче тормыш алган.

- Китаплар да, нәшриятлары да төрле. Укучылар сораган китаплар сериясе дә кайтты, өлкәннәр өчен татарча, русча, инглизчә басмалар фонды да тулыланды. Балалар өчен темалар төрлелеге зур. Һәркем биредә үзенә кирәкле китапны таба ала, - ди китапханәче Әлфия Хаҗипова.

Гөлназ Гыйззәтуллина

 

ФОТО: АРХИВТАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса