Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә дистанцион укулар ничек уза?

Бу турыда бүген Әлмәт районы башлыгы белән узган туры эфирда мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская сөйләде.

Әлмәттә яллардан соң укуларга 25,5 мең укучы кереште. Башлангыч сыйныфлар - дүртәр, өлкәннәр – 5-6 шар дәрес укый.

Тәнәфесләр 15 минуттан 30 минутка кадәр. Бу укучылар башка уку платформаларына кереп, әзерләнергә өлгерә алсын өчен шулай булдырылган.

Ирина Павловская билгеләп үткәнчә, зур йөкләнеш аркасында берничә платформа бик яхшы эшләми: онлайн-трансляциягә бер үк вакытта 1500 гә якын укытучы чыга, ә ZOOMда - бер генә мәктәптән 26 сыйныф укый.

Ата-аналарга һәм балаларга сайттан сайтка күчү авыр булганлыктан, аларның санын әкренләп оптимальләштерергә дигән карар кабул ителде.

ВПР дистанцион рәвештә үткәреләчәк, һәр укучы биремнәрдән шәхси логин һәм пароль алачак, ә БДИ 8 һәм 9 июньгә күчерелә.

Тимур Нагуманов Ирина Павловскаяга физкультура һәм музыка кебек дәресләрне алып баруны контрольдә тоту һәм ата-аналар белән тиз арада элемтә булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса