Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән зарарланган кешеләр өчен госпиталь әзерләнде

Ул онкология диспансеры бинасында урнашкан.

Госпиталь республиканың бөтен көньяк-көнчыгышыннан авыруларны кабул итәргә әзер.

Анда авырулар һәм хезмәткәрләр өчен аерым бүлмәләр, шулай ук изоляция зоналары урнашкан. Татарстанның көньяк-көнчыгыш округы штабының коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау буенча җитәкчесе Вера Головина сүзләренә караганда, медицина учреждениесе кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, табиблар теләсә кайсы вакытта эшкә керешергә әзерләр, медицина персоналы бар.

Хәзер яңа госпиталь коронавирус йогышы булган 60 пациентны, реанимация чараларын таләп итүче 21 авыруны кабул итәргә әзер. Барлык койкалар да авыручыларга кислород бирү өчен аппаратлар белән җиһазландырылган.

Тиздән Татарстанның көньяк-көнчыгышында коронавирус авырулары өчен тагын ике госпиталь ачылачак. Берсе - Әлмәт ЦРБ стационарында, икенчесе – Лениногорск район хастаханәсенең балалар стационарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса