Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт пенсионерын социаль челтәрләрдә 200 мең сумга алдаганнар

Әлмәттә яшәүче 69 яшьлек ханымга социаль челтәрдә танышы банкның 2000 сум күләмендә акчалата бүләк тәкъдим итүен хәбәр иткән.

Бары тик банк картасы номерын гына җибәрергә кирәк. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче танышының карта номеры белән аңа хәбәр җибәреп, үз эшләре буенча китә һәм телефонын калдыра. Кич белән «Киви банк»ка 196310 сум күләмендә акчаларының билгесез счетка күчерелгәнлеген һәм банк кыска номерыннан 13 смс килүен күреп ала.

Баксаң, социаль челтәрләрдә танышының шәхси сәхифәсен ачып, аның исеменнән хат язганнар икән.

Җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса