Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Коронавирус пандемиясе чорында ТР салым хезмәте онлайн-сервислардан файдаланырга чакырды

Республиканың салым органнарында гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды.

Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарны яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда контактсыз багланышларга күчәргә чакырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

«Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра", - дип билгеләп үтте Никиташин.

Аның сүзләренә караганда, nalog.ru онлайн-сайттында һәм мобиль приложенияла 50дән артык онлайн-сервис бар.

Шулай ук салым түләүчеләрнең барлык категорияләре, үзмәшгульләрне дә кертеп, «шәхси кабинетлар»ннан файдалана алалар. Бүген алар салым түләүчеләрнең салым органнары белән аралашуының төп чарасы булып тора һәм гражданнарга мәгълүмат бирергә булыша, дип өстәде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан салым хезмәтенең территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итүне туктаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус