Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

"Чынбарлык күңелсезрәк булып чыкты": футуролог Covid-19ны эпидемияләр турындагы фильмнар белән чагыштырды

Хәзерге коронавирус пандемиясе цивилизация исән калу-калмау чигенә китерә алмый.

Голливуд фильмнарыннан глобаль эпидемияләр турындагы сценарийлар коронавирусның реаль пандемиясе белән чагыштырырлык дәрәҗәдә түгел. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Россия журналисты, философ һәм футуролог Константин Фрумкин шундый фикер белдерде. 
 

"Кино күңел ачу өчен хезмәт итә, шуңа күрә анда кискен мизгелләр, куркыныч вәзгыять арттырып, күпертеп бирелә. Ә тормышта хәлләр һәрвакыт сорырак һәм бертөрлерәк, һәм безнең вакыйгалар да шундый. Чөнки мондый әсәрләрнең төп "фишкаларының" берсе – кешелекнең тулысынча диярлек юкка чыгуы, исән калган кешеләр коточкыч кырыс шартларга эләгә", - дип аңлатты футуролог. 


Эпидемия темасына фантастик фильмнар һәм китаплардан аермалы буларак, чынбарлыкта кешелек цивилизациясен коронавируска караганда күпкә куркынычрак булган авырулар да  юк итә алмады, дип өстәде ул. Мисал итеп ул ул шул чор халкының яртысы юкка чыккан урта гасыр чумасын китерде. 


«Әмма цивилизация барыбер юкка чыкмады. Шәһәрләр һәм дәүләт калды, җәмгыятьнең барлык институтлары да сакланып калды. Шуңа күрә хәзер без постапокалиптик дөньяда булырбыз дияргә бернинди нигез юк. Димәк, эпидемия турындагы барлык фильмнар файдасыз булып чыга", - дип ассызыклады Константин Фрумкин. 


Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында галим Covid-19 тирәсендә массакүләм истериянең сәбәпләре һәм хәзерге самоизоляциянең бизнес, дәүләт һәм бер гаилә әгъзалары арасындагы гадәти процессларны ничек җимерүе турында сөйләде. 

Константин Фрумкин белән әңгәмәнең тулы версиясен сайтта укыгыз sntat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса