Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда концертлар ябык фан-зоналарда узачак

Татарстанда эре чараларны оештыручылар тамашачылар тарафыннан маскалы режимны үтәүне контрольдә тотарга тиеш булачак.

Татарстанда концертлар ябык биюләр мәйданнары һәм фан-зоналар белән узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Оештыручыларга "Фан-зоналар һәм бию мәйданнарын ачу тыелды. Бездә оештыручылар һәм Оператив штаб белән фан-зонага чыгуны тыйган, чараны утырып карау өчен генә урыннар булдырылу турында килешенде. Моның үтәлешен оештыручылар төгәл күзәтәчәк", - дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина концертларның яңа кагыйдәләр буенча 23 сәгатькә кадәр төгәлләнергә тиешлеген искә төшерде. Шулай ук концерт дәвамында битлек кию дә мәҗбүри, ә мәйданчыкта антисептиклар булырга тиеш.

Татарстанда эре чараларны оештыручылар тамашачылар тарафыннан маскалы режимны үтәүне контрольдә тотарга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: концерт