Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан халкына тиздән яңа дәүләт хезмәтләре сервисы ачылачак

Бу татарстанлылар теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында дәүләт хезмәтләрен ала алсын өчен кирәк.

«Безнең министрлык шулай ук онлайн-сервислар эшләү буенча компанияләр инициативаларына актив ярдәм итәчәк, алар республика халкына үз-үзләрен изоляцияләү вакытында һәм гадәти "тыныч вакытта" файдалы булачак“, - дип белдерде ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин» "ТИ" га биргән интервью барышында.

Сервислар: «Мин төзим», «Минем сәламәтлегем», «Мин — мәктәп укучысы», Без — ата-аналар», «Минем дозор», «Актив шәһәр кешесе» һәм «Минем субсидияләр» дип атала.

«Тулаем алганда, республика үз үсешенең цифрлы этабына керде. Һәм якындагы елларда цифрлаштыру кеше тормышының барлык өлкәләренә дә кагылачак - ахыр чиктә «Цифра» татарстанлыларга файда китерергә һәм аларның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга тиеш. Моның өчен Татарстанда «Цифрлы икътисад» Милли программасы проектлары тормышка ашырыла, — диде Айрат Ринат улы.

Дәүләт хезмәтләренең электрон сервислары Россиядә РФ Президенты Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә эшләнгән «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Татарстанның цифрлы үсеше турында тулырак мәгълүматны «События» сайтында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса