Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылды

Гражданнар теркәлү турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм сервис турында өстәмә мәгълүмат ала алалар.

Татарстан халкы үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдән чыгу өчен, SMS-хәбәр аша теркәлүдә ярдәм сорап, контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта онлайн-конференциядә журналистларга Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Кыенлыклар туарга мөмкин. Контакт-үзәк республика халкына теге яки бу мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәргә тиеш», — дип аңлатты ул.

Кайнар линия телефоны: 8 (800) 250-90-33. Сервис турында тулырак мәгълүмат covid19.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус