Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

"Татарстан киләчәге көллияте" GRADUATE AWARDS 2020 Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды

Проект гамәлдә булган вакытта көллиятне 200 кеше тәмамлаган.

«Татарстан киләчәге көллияте» белем бирү проектын гамәлгә ашыручы «Алнас» заводы (ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионы төркеменә керә) чыгарылыш сыйныф укучылары һәм яшь белгечләр белән эшләү өлкәсендәге проектларның Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче дип танылды.

«Татарстан киләчәге көллияте» мәгариф проекты «Студентлар белән эшләү буенча иң яхшы программа» номинациясендә беренче урынны алды. Проектны бәяләгәндә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм яшь белгечләр белән эшләү практикасының актуальлеге, шулай ук коммерция оешмалары, мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар арасында стратегик партнерлык дәрәҗәсе исәпкә алынды. Конкурсның жюри составына танылган Россия һәм чит ил компанияләренең персонал белән идарә итү өлкәсендәге экспертлар, HR-процессларга ярдәм итү өчен консалтинг хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр, югары уку йортлары вәкилләре керде.

"Татарстанның киләчәге көлляите" — ЧТПЗның "Ак металлургия киләчәге " корпоратив белем бирү программасы проекты. Хәзерге вакытта көллияттә 433 студент «Машина төзелеше технологиясе», «Электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү», «Станокчы (металл эшкәртү)», «Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» һәм «МСР слесаре» белгечлекләре буенча белем ала.

Проект гамәлдә булган вакытта көллиятне 200 кеше тәмамлаган, шуларның 122 се «Римера» компанияләр төркеме предприятиеләренә эшкә урнаштырылган.

- ЧТПЗ төркеменең өстенлекле юнәлешләренең берсе - югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Ак металлургия киләчәге» корпоратив мәгариф программасын гамәлгә ашыру хисабына компаниянең кадрлар потенциалын үстерү. GRADUATE AWARDS бүләге — ЧТПЗ төркеменең мәгариф өлкәсендәге казанышларын тану, шулай ук «Татарстан киләчәге көллияте» командасы һәм «Римера» компанияләр төркеме коллективының профессиональ эшен югары бәяләү, - дип шәрехләде «Римера» ДК генераль директоры Михаил Белов.

GRADUATE AWARDS 2020 бәйгесендә «Сбербанк» компаниясе ярдәме белән Россиянең һәм чит илләрнең эре компанияләре катнашты, алар арасында «РЖД», «СИБУР», «Северсталь», «ТМК», «Райффайзенбанк», «Магнит» һ.б. бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса