Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов Әлмәт районы администрациясендә битлек режимы кертте

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңартуны йөкләде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов боерыкка кул куйды, аның нигезендә, администрация хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр киңәшмәләр үткәргәндә һәм гражданнарны турыдан-туры кабул иткәндә битлек режимын катгый үтәргә тиеш, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, битлек режимы кайтарыла, диелә документта.

Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада авырулар саны арту сәбәпле, хезмәт коллективларында битлек режимын кертергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса