Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлгән

Республикада SARS-CoV-2 коронавирусының рәсми теркәлгән корбаннарының гомуми саны 1307гә җиткән.

Татарстанның тагын тугыз кешесе — биш ир-ат һәм дүрт хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тугыз үлем очрагы расланган», — дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Covid-19 инфекциясеннән 1939, 1945, 1946, 1954 һәм 1967 елларда туган ир-атлар, 1946, 1947, 1952 һәм 1954 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда SARS-CoV-2 коронавирусының рәсми теркәлгән корбаннарының гомуми саны 2021 елның 6 декабренә 1307гә җиткән.

Элегрәк «Татар-информ» Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) мәгълүматлары буенча, 2021 елның октябрь аенда Россиядә коронавирусның 68 мең кеше үлеменә китергәнлеген хәбәр иткән иде. Сovid-19 инфекциясеннән үлем белән бәйле теркәлә һәм теркәлми торган аерма илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, күзәтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса