Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә вакцинация узган өлкәннәр арасында чираттагы тапкыр лоторея уйнаттылар

Акциядә 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк булган әлмәтлеләр катнашты.

Әлеге чараны ветераннар советы оештырды. Пенсия яшендәге вакциналы гражданнарны бүләкләү турындагы карарны июнь ахырында ук кабул иттеләр. "Анда коронавирустан вакцинаның ике компонентын ясаган пенсионерлар катнаша,"- дип хәбәр иткән иде сәламәтлек саклау идарәсе.

Җиңүчеләр очраклы рәвештә билгеләнә: ветераннар Советы һәрбер кешегә  номерлар бирә. Аларны лототронга төшерәләр, аралаштырып болгаталар һәм очраклы рәвештә бер номерны сайлыйлар.

18 ноябрь көнне акция  шәһәрнең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында узды. Анда октябрь аенда тулы вакцина курсы алганнар катнашты. Шуларның җидесе җиңүче булды. Бишәү скандинавия таякчыклары отса, бер кеше  аяк-куллар өчен тренажер отты. Төп приз — велосипед иясе дә билгеле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса