Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районында коронавирустан 21 мең кеше прививка ясаткан

Инстаграмдагы туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан әлмәтлеләр һәм район халкы санын атады.

"Әлмәттә һәм районда 21 мең кеше прививка ясатты. COVID-19дан вакцина бар, аны кайтарту белән проблемалар юк. Прививканы район үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада, медсанчастьтә һәм "Панорама" сәүдә үзәгендә ясатырга мөмкин", - дип хәбәр итте район башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәттә "Панорама"да  мобиль пункт эшли.

Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе-җомга 16:00 -20 сәгатькә кадәр;
Шимбә 12:00-18:00 сәгатькә кадәр.


Үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса