Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 435кә җитте.

Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1947  һәм 1954 елларда туган ике ир-ат  дөнья куйган.

Ведомствода үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 10 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 435кә җитте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса