Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә COVID-19дан вакцинацияләү дәвам итә

Һәр әлмәтле үзе беркетелгән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итеп, бушлай прививкага языла ала.

11 мартта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең инстаграмындагы туры эфир вакытында шәһәрдә һәм районда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация барышы турында сөйләде. Әлмәт вакцинацияләү буенча республика буенча алдынгылар рәтендә.

Шулай ук район башлыгы коронавирустан шәһәрнең медицина учреждениеләрендә – район үзәк хастаханәсендә, медсанчастьтә һәм 3 нче номерлы поликлиникада бушлай вакцинация ясарга мөмкин булуын искәртте.

Шәһәрдә шулай ук предприятие, оешма җитәкчесе гаризасы буенча хезмәт коллективларын вакциналаштыра торган күчмә бригадалар эше дә оештырылган.

Тимур Дмитриевич шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр “Панорама” сәүдә үзәгендә прививка ясатырга мөмкин булачак, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса