Татарстанда тагын дүрт кеше  Covid-19 инфекциясе корбаны булган
Коронавирус

Татарстанда тагын дүрт кеше Covid-19 инфекциясе корбаны булган

Республикада коронавирус корбаннары саны 237 булды.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәрхүмнәрнең өчесе ир-ат, берсе хатын-кыз. Ир-атлар 1927, 1930, 1982 елда туган. Хатын-кыз 1932 елгы.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.

 

Татар Информ