Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда ике ай эчендә COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар элемтәгә 60 меңгә якын кеше шалтыраткан

Яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 122 бердәм номеры республикада узган елның 25 ноябреннән эшли башлады.

Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ике ай эчендә  кайнар элемтәгә 59 меңнән артык шалтырату килгән.

Көн дәвамында татарстанлыларның сорауларына 60 оператор җавап бирә. Көненә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.

Татарстанлылар күбесенчә поликлиникаларның эш режимы, табиб һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырту, дару сатып алу мөмкинлеге, шулай ук коронавируска каршы прививка ясатуга бәйле сораулар бирә. 

 

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса