Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда предприятиеләрдә коронавируска каршы вакцинация башланды

Гыйнвар аенда республикагы тагын 190 мең доза «Спутник V» кайтарылачак.

Татарстанның эре предприятиеләре хезмәткәрләрен эш урыннарында коронавирустан вакциналаштыра башладылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышыннан соң журналистлар белән аралашканда хәбәр итте.

"Вакцинация программасы буенча бездә бүген 68 вакцинация ноктасы билгеләнде, алар артачак, чөнки медицина учреждениеләреннән тыш, сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларын да җәлеп итәчәкбез. Мондый эш “Казаноргсинтез”да булачак. “КАМАЗ"да эш башланган һәм дәвам итәчәк", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Республика инде 13,4 мең доза препарат алган, шуларның 6 меңе инде тотылган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу айда Татарстанга 190 мең доза «Спутник V» партиясе кайтачак.

"Вакцинация ярдәмендә куркынычсызлык күрсәткеченә ирешүебездә шигем юк", - диде ул.

Татарстанда прививканы куркынычсыз итү өчен барысы да бар: дәүләт хезмәтләре порталында язылырга, чиратсыз вакцинациягә килергә мөмкин, дип аңлатты ТР Президенты.

«Көн саен бу мәсьәлә безнең контрольдә», - дип йомгаклады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса