Әлмәт таңнары

Әлмәттә коронавирус белән авыручылар өчен тернәкләндерү курслары ачылды

Шәһәрнең "Ветеран" үзәгендә коронавирус кичергән кешеләрне реабилитацияләү курслары ачылды.

Табиблар тарафыннан эшләнгән тергезү программасы физик халәтне ныгытырга, стрессны җиңү ысулларын, сулыш гимнастикасын өйрәнергә ярдәм итә. Программа профессионаллар күзәтүе астында уза.

Реклама


Шулай ук үзәктә яңа юнәлеш эшли башлаган. Анда көндез инвалид яшьләр һәм үсмерләр өчен шөгыльләр үткәрелә. Көн саен үзәк базасында үткәрелгән дәресләр үсмерләргә җәмгыятьтә социаль җайлашырга ярдәм итә, әти-әниләренә ял итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта анда инде бер төркем эшли, киләчәктә 10 кешелек тагын берничә төркем ачылыр дип көтелә.


"Демография" милли проекты кысаларында “Ветеран” базасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә көндезге төркем эшли. Аның көн тәртибенә табибка күренү, психологик ярдәм, хезмәт терапиясе, җиңел физик күнегүләр, музейларга бару, бию, музыка, уку, рәсем белән шөгыльләнү, шулай ук пикниклар һәм урманда йөрү кертелгән. Теләүчеләр өчен юрист белән аралашу мөмкинлеге дә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: