Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан Президенты Әлмәт районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Максаты – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән аралашу һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.   

 

ТР Президенты механизаторлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән Н.Е.Токарликов ис. авыл хуҗалыгы предприятиесе басуында очрашты. Район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, уҗым культураларына 12 мең га җир бирелгән. 8,8 мең га мәйданда ашлама кертелгән - 71%. Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 1,3 мең. га мәйданда башкарылган, күпьеллык үләннәрне тырмалау - 900 га.

Минераль ашламаларны кертүне исәпкә алып, 2020 ел уңышына дип бер гектарга 40,2 кг эшләүче матдә тупланган. Барлык хуҗалыклар да орлыклар белән тәэмин ителгән. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә кайбер хуҗалыклар иртә бөртекле культураларны чәчә башлаячаклар.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, язгы кыр эшләрен оптималь срокларда гамәлгә ашырырга, бөртеклеләрне сыйфатлы чәчүне тәэмин итәргә кирәк. Ул язгы чәчүдә катнашучы барлык структураларны да яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә санитар-эпидемиологик иминлекне үтәргә өндәде.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса