Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов онкология диспансерының радиология корпусы төзелеше барышы белән танышты

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Радиология корпусы бинасы 2 каттан тора. Проект буенча ул биредәге бина янәшәсендә салына. Пациентларны кабул итүнең барлык шартларын тәэмин итү өчен алар арасында халыкны кабул итү урыны каралган. Беренче катта кабул итү бүлмәсе һәм процедура кабинетлары урнашачак. Икенче катта - көндезге стационар. Дәвалау учреждениесе заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылачак.
Радиология корпусы бер сменада 60 кешене кабул итә алачак, ягъни елына 30 мең нурлы терапия сеансы уздыру мөмкинлеге булачак.

Яңа радиология корпусын инфекцион госпитальнең резервы буларак куллану ниятләнә. График нигезендә ул апрель ахырында файдалануга тапшырылырга тиеш.

Татарстан Президенты эшләрне атна дәвамында тәмамлауны йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса