Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Яр Чаллы табиблары әлмәтленең кызы яздырган видеога җавап бирде

Социаль челтәрләрдә коронавирска шик булып, Яр Чаллы шәһәренә хастаханәгә җибәрелгән ханымның кызы шушы көннәрдә видеомөрәҗәгать таратты.

Анда ул әнисенең коронавирустан кирәкле дәва ала алмавына һәм әнисе белән элемтәгә чыга алмавыннан зарланды.

«Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында медицина учреждениесе табиблары авыру ханымның кирәкле дәва алуын җиткерде. Аның хәле хәзер тотрыклы дип бәяләнә. Әлмәттән ул 30 мартта коронавируска шикле анализ белән озатылган иде, әмма кабат ясалган тест диагнозны расламаган. 4 апрельдә авыру 2 нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Бүгенге көндә аның температурасы юк.

Табиблар телефоннан файдалануны тыю турындагы мәгълүматны кире каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус яр чаллы