Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт аграрийлары ташламалы ягулык алачак

Мондый мөмкинлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Быел Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрийлардан гаризалар кабул итү һәм килешүләр төзү башланган инде. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә барлык документлар да racin.ru сайтында электрон формада рәсмиләштерелә.

Килешү «Татнефть» белән төзелде. Аграрийлар өчен ягулыкның бәясе апрельдә бер тоннасы өчен 41 200 сум тәшкил итәчәк, бу күпләп сату бәясеннән (тоннасы өчен 47 600 сум) һәм заводларның күпләп сату бәясеннән 11% ка арзанрак. Шулай ук бәясе узган ел белән чагыштырганда кимегән. 2019 елда беренче транш аграрийларга язын тоннасы өчен 42 800 сум, икенче яртыеллыкта – тоннасы өчен 44 625 сум бәясеннән җибәрелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуңа игътибар юнәлтә, бер литрга 0,82 коэффициенты белән исәпләгәндә, аграрийлар өчен дизель ягулыгына бәя якынча 33 сум тәшкил итәчәк, бу АЗСларда ваклап сату бәясеннән (бер литры өчен 46,5 сум) 27% ка арзанрак. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дизель ягулыгы өчен ЕВРО-5 стандартына туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса