Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

"Татнефть" Татарстанның көньяк-көнчыгышында ашыгыч ярдәмне ягулык белән тәэмин итәчәк

"Татнефть" Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге шәһәрләренең ашыгыч ярдәм машиналарын бушлай ягулык белән тәэмин итәчәк.

Компаниянең генераль директоры Наил Маганов бу хакта болай ди:

«Без көньяк-көнчыгыш төбәкнең ашыгыч ярдәм машиналарын АЗС челтәреннән бензин һәм дизель ягулыгы белән тәэмин итү турында карар кабул иттек. Бүген Лениногорскида техникага ягулык сала башлыйбыз, аннары тәҗрибә Әлмәт районында да таратылачак. Бу медицина учреждениеләренең янга калдырылган акчаларын персоналга өстәмә түләүләргә, кирәкле җиһазлар һәм саклану чаралары сатып алуга китсен өчен эшләнә. "Татнефть" бу катлаулы хәл тәмамланганчыга кадәр ярдәм итәчәк".

Элегрәк "Татнефть" "ТАНЕКО " заводында антисептик препаратлар җитештерә башлаган иде, шулай ук шәхси саклану чаралары – битлек һәм костюмнар тегүгә кереште. Табиблар өчен кирәкле җиһазлар комплектлары республиканың көньяк-көнчыгышындагы медицина учреждениеләренә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса