Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

БДИның яңа расписаниесе проекты билгеле булды

Мәгариф министрлыгы, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тарафыннан БДИның яңа расписаниесе проекты басылды.

Россиядә катлаулы эпидемия вәзгыяте нәтиҗәсендә мәктәпләрдә имтихан вакыты күчерелде. Шулай ук югары уку йортларында да кабул итү кампаниясенә үзгәрешләр кертелде. 2020 елда абитуриентлар өчен бюджет урыннарына документлар тапшыруның соңгы көне итеп 10 август билгеләнде.

2020 елда БДИ расписаниесе:

8 июнь (дүшәмбе) - география, әдәбият, информатика (ИКТ));

11 июнь (пәнҗешәмбе) - рус теле;

15 июнь (дүшәмбе) - математика буенча БДИ (база һәм профильле) бер көндә тапшырыла);

18 июнь (пәнҗешәмбе) - тарих, физика;

22 июнь (дүшәмбе) - җәмгыять белеме, химия;

25 июнь (пәнҗешәмбе) - биология һәм чит телләр (инглиз, француз, алман, испан, кытай) буенча язма имтихан);

26 июнь (җомга) һәм 29 июнь (дүшәмбе) - чит телләр буенча телдән имтихан («сөйләшү» бүлеге).

Барлык фәннәр буенча резерв көннәре.

1 июль (чәршәмбе) - рус теле;

2 июль (пәнҗешәмбе) - биология һәм чит телләр буенча язма БДИ;

3 июль (җомга) - география, әдәбият, информатика (ИКТ), Чит телләр буенча телдән имтихан ("сөйләшү" бүлеге);

6 июль (дүшәмбе) - математика (база һәм профиль));

7 июль (сишәмбе) - тарих, физика;

8 июль (чәршәмбе) - җәмгыять белеме, химия;

10 июль (җомга) - барлык уку фәннәре буенча резерв;

11 июль (шимбә) - барлык уку фәннәре буенча резерв.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бди егэ