Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирусның яңа очраклары теркәлгән

Татарстанда коронавирус йоктыруның 16 яңа очрагы расланган.

Барлык очраклар да читтән керүчеләрдә – Төркия, Франция, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Израиль, Доминикан республикасы, ОАЭдан кайтучыларда ачыкланган.

11 кешедә авыру симптомнарсыз яки җиңел формада уза, бишесенең хәле уртача дип табылган.

Барысы да медицина күзәтүе астында, шул исәптән 6 сы өйдә дәвалана.

Очракларның барысы да ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР буенча Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән.

Барлык авыручылар да Татарстанда яши.

Без тагын бер кат барыгызны да үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга һәм җитди сәбәпсез өйдән чыкмаска чакырабыз.
Агымдагы вәзгыятьтә бу үзебезне һәм якыннарыбызны сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус татарстан