Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

"Татнефть" ТР көньяк-көнчыгыш урамнары өчен 19 тонна дезинфекция чаралары сатып алды

5 апрельдә Әлмәттән дүрт берәмлек техника Лениногорскида җыештыру эшенә кереште.

Бу чара Татарстанның көньяк-көнчыгыш коммуналь предприятиеләре тарафыннан урамнарны дезинфекцияләү өчен кулланыла, дип хәбәр итте «Татнефть» матбугат хезмәте.

"Ял көненә карамастан, без эшкә чыктык. Дезинфекция дөрес эшләсен өчен көньяк-көнчыгыш шәһәрләре урамнарын тузаннан һәм пычрактан чистартуда булышабыз», — дип билгеләп үтте «Татнефть» АТПның 3 нче автоколонна йөртүчесе Станислав Чулаков.

Эш тәүлек әйләнәсе алып барыла.

Урамнарның йөрү һәм җәяүлеләр өлеше коммуналь техника ярдәмендә су һәм тузан суырткыч белән чистартыла һәм махсус җайланма белән эшкәртелә.

Беренче эш итеп асфальтны юучы, тузанны басучы һәм чүп-чарны юл читенә себерүче машиналар бара. Алар артыннан үз резервуарларына чүп-чарны һәм пычракны җыючы «пылесослар» хәрәкәт итә. Җәмәгать транспорты тукталышларын, автомобиль тукталышларын, кибетләр һәм торак йортларның подъездлары каршындагы мәйданчыкларны санитар эшкәртү үткәрелә.

Бөгелмә урамнарын бүген 13.00-17.00 сәгатьләрдә чистарта башлаячаклар. Аннары «Татнефть» машиналары нефть төбәгенең башка шәһәрләренә юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: коронавирус