Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Бүгенге көндә Әлмәт госпиталендә 17 авыру дәвалана

Бу хакта бүгенге туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Бүгенге көндә онкология диспансеры базасында җәелдерелгән госпитальдә 17 пациент дәвалана. Аларның бишесе әлмәтлеләр, калганнары  республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан китерелгән. 

"Әлмәттә 18 диагноз расланган. Шуларның 10 сы өйләрендә,  2 се госпитальдә, 5 се  республиканың башка хастаханәләрендә дәвалана. Бер кеше савыккан", - диде Тимур Нагуманов. 

Хәзерге вакытта Әлмәт районында коронавирус авыруы теркәлгән затлар белән контактта булган 109,  соңгы вакытта Мәскәүдән кайткан 51  Санкт-Петербургтан кайткан 10, аларның гаиләләреннән 46, башка төбәкләрдән кайтучы 30 кеше  мәҗбүри карантинда. 

Аларның барысы да медицина күзәтүе астында тора. Моны  полиция, Роспотребнадзор һәм медицина  хезмәткәрләре тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса