Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Тимур Нагуманов: "ИВЛ аппараты таләп ителгән бер генә пациент та юк"

Бу хакта бүген район башлыгы Инстаграмдагы туры эфиры барышында хәбәр итте.

Бүгенге көндә Әлмәт районында  219 кеше  өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән.

"Шуларның  51 е - Мәскәүдән, 9 ы - Санкт-Петербургтан, 22 кеше башка төбәкләрдән кайтучылар булса, 136 кеше  - коронавирус ачыкланганнар белән элемтәдә булган кешеләр яки Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кайтучылар белән яшәүче гаилә әгъзалары", - диде  Тимур Нагуманов.

Бүгенге көндә онкология диспансеры базасында җәелдерелгән госпитальдә 14 пациент дәвалана. Аларның бишесе - әлмәтлеләр, калганнары  республиканың көньяк-көнчыгыш районнары вәкилләре. 

"Барлык 14 пациентның да хәле тотырыклы. ИВЛ аппараты таләп ителгән бер генә пациент та юк.  Берничәсенең хәле башта бик үк уңай булмаса да, хәзер аларның хәле яхшырган. Алар бер-берсеннән аерым урнаштырылган. Үзләрен уңайлы хис итәләр", - дип аңлатты район башлыгы.
Әлмәттә 18 диагноз расланган. 

Шуларның 10 сы өйдә амбулатор дәвалануда. Ягъни аларда авыру билгеләре юк. Бер әлмәтле савыгып, өенә кайтып китте. Авыруларның бер өлеше хастаханәләрдә, икесе госпитальдә һәм  бишесе  республиканың башка шәһәрләре хастаханәләренә урнаштырылган.

Моннан тыш, бүгеннән Әлмәттә госпитальдә эшләүче табиблар өчен обсерватор эшли башлаган.

"Без табиблар мөрәҗәгате буенча шундый карарга килдек. Госпитальдән ерак урнашмаган обсерватор ачарга булдык. Анда санитар  нормалар тулысынча үтәлә. Госпитальдә   эшләүче табиблар  инде бүгеннән әлеге обсерваторда яши ала.  Алар көненә өч тапкыр туклану, аерым бүлмәләр ц белән тәэмин ителгән", - диде Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса