Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәтлеләр яңа смс-рөхсәт булдыруга иреште

Әлмәт спортчылары ярдәме белән Татарстанда гамәлдә булган цифрлы пропусклар системасында урамда йөгерергә яратучылар һәм велосипедчылар өчен яңа максат булдырылды.

"Иртәнге якта шәхси тренировкаларны рөхсәт итүне сорыйбыз", - дип белдергән Әлмәт йөгерүчеләре. Алар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинга һәм ТР спорт министры Владимир Леоновка мөрәҗәгать итеп, видео яздырган. Алар анда фатир буенча йөгереп аруларын ачык күрсәтә.

Туры эфир барышында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов аларга: "Егетләр, сезне ишеттеләр", - дип белдерде.
Айрат Хәйруллин иртәгәдән әлеге максатның булдырылачагын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса