Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

“Татнефть” компаниясе Түбән Кама волонтерларына 500 литр антисептик тапшырды.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә волонтерлар җилкәсенә зур йөк төште. “Татнефть” компаниясе аларга һәрьяклап ярдәм итә. Волонтерлар беренчеләрдән булып вирус инфекциясенә бирелүчән өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә башлады.

Хәзер "Татнефть" компаниясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырылган «Ярдәм янәшәдә!» бердәм волонтерлык хәрәкәтенә дә булыша. Игелекле эшләр өчен яшьләр, эшмәкәрләр, коммерциячел булмаган оешмалар берләште. Түбән Кама волонтерлары беренчеләрдән булып   биш литрлы 100 канистра антисептик алдылар.

Якын арада кулларны эшкәртү өчен дезинфекцияләү сыеклыгын Татарстанның башка шәһәрләрендәге волонтерлар да алачак.
"Татнефть" компаниясе коронавирус таралуга каршы масштаблы чаралар күрә. Әлеге көрәш кысаларында антисептик җитештерү дә оператив рәвештә  үзләштерелде. Без республика волонтерларына ярдәм  итә алабыз. Бүген Түбән Камада яшьләрнең эшчәнлеге куркынычсыз булсын өчен беренче партияне тапшырдылар. Кирәк булганда бу запаслар тулыланачак”, - дип хәбәр итте “ТАНЕКО” АҖ генераль директоры урынбасары Сергей Пархоменко.

“Без “Татнефть" компаниясенә мөһим проблеманы хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәтле, чөнки волонтерлар хәзер саклык чараларына бик мохтаҗ, - дип билгеләп үтте Түбән Каманың волонтерларга ярдәм итү үзәге җитәкче Булат Әюпов. - Без кешеләр белән аралашабыз һәм антисептиклар безнең эшебезне  куркынычсызрак итәргә  ярдәм итәчәк”.

Людмила Филиппова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса