Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

1 апрельдән Әлмәттә коронавирус таралуга бәйле вәзгыять фонында шәһәргә керү һәм чыгу юлларын чикләделәр

Һәр тарафта ЮХИДИ постлары куелган, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре @police_almetyevsk шәһәр һәм район буенча патрульлек итә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый күзәтә.

Шәһәргә махсус пропуск буенча һәм кичектергесез очракларда гына керү рөхсәт ителә.

Шәһәрдә 12 ноктада юллар ябык:
▪ Мөслим ягыннан
▪ Азнакай ягыннан
▪ Совет ур. - «Казан-Оренбург»
▪ Гагарин ур. - «Казан-Оренбург"»
▪ Шоссейная ур. – "Казан-Оренбург»
▪ Р. Фәхретдин ур. – «Казан-Оренбург»
▪Объездная ур. – "Казан-Оренбург»
▪Зарипов пр. - «Казан-Оренбург»
▪Чаллы ягыннан
▪Красноармейка
▪Урсала
▪Базовая ур. – "Казан-Оренбург»

Әлмәт районы буенча 9 ноктада юллар ябык:
▪Ямаши ("Казан-Оренбург")
▪ Рус Ак ташы
▪ Мөслим ягыннан
▪ Җәлил
▪ Азнакай ягыннан
▪ Габдрахман - («Казан-Оренбург»)
▪ Лениногорск ягыннан
▪Елховой
▪Новотроицк

Татарстан буенча махсус пропусктан башка хәрәкәт иткән өчен штраф салу 2 апрельдән башланачак.

Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре республика халкына үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус пропускларны алу һәм гамәлгә кертү буенча аңлату эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса