Әлмәт табиблары ел башыннан бирле иртә стадиядә 28 яман шеш очрагын ачыклаган
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары ел башыннан бирле иртә стадиядә 28 яман шеш очрагын ачыклаган

Табиблар үз сәламәтлегеңә игътибарлырак булырга киңәш итә.

Әлмәттә табиблар диспансеризация вакытында 28 кешедә яман шеш тапкан. Сигез ай эчендә районда яшәүче 36 меңнән артык кеше медицина тикшерүе узган, дип хәбәр итә Әлмәт үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте.
Шешләрне район үзәк хастаханәсе һәм 3 нче поликлиника табиблары ачыклаган. 

Быелдан башлап Татарстанда яшәүчеләргә онкомаркерларга анализлар мөмкин булды-алар беренче симптомнар барлыкка килгәнче авыруны табарга ярдәм итә. Табиблар искә төшергәнчә, диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай.