Әлмәттә бердәм лаборатория хезмәте барлыкка киләчәк
Сәламәтлек

Әлмәттә бердәм лаборатория хезмәте барлыкка киләчәк

Анализ нәтиҗәләре турыдан туры табибның электрон картасына эләгәчәк.

  • Әлмәт үзәк хастаханәсе, балалар хастаханәсе һәм 3 нче поликлиника лабораторияләрен бер системага берләштерәчәкләр. Бу шәһәрнең медицина учреждениеләрен үзгәртеп коруның чираттагы этабы, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте.

Бердәм лабораториядә пробаларны үзләре эшкәртәчәк автоматик анализаторлар урнаштырачаклар. Анализ нәтиҗәләре шунда ук табибның электрон картасына эләгәчәк, бу диагноз куюны тизләтәчәк.
Пациентлар өчен биоматериал тапшыру процессы элеккечә калачак: яшәү урыны буенча үзеңнең гадәти поликлиникаларыңа килергә кирәк булачак. Бары тик эчке логистика гына үзгәрәчәк-пробаларны рутиналы сортировкалауны катлаулы тикшеренүләр өчен лаборантларны азат итеп, техника үз өстенә алачак.

Барлык техник эшләр тәмамланганнан соң бердәм үзәкне тулысынча эшләтеп җибәрү планлаштырыла.