Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Бер тәүлек эчендә Әлмәттә өч йорт янган

Бу елның 1 сентябреннән 2 сентябренә кадәр тәүлек эчендә 3 торак йорт янгыннан зыян күрде.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә.

 1 сентябрьдә 15.50 сәгатьтә янгын элемтәсе үзәк пунктына Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында Тавабилов урамы буенча янгын турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 49 кв. м мәйданда янкорма белән йорт, 54 кв. м мәйданда сарай, 12 кв. м мәйданда мунча яна.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

1 сентябрьдә 23.10 сәгатьтә шулай ук Новотроицкое авылында, Набережная ур., 50 адресы буенча янгын турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 64 кв. м мәйданда йорт яна, 12 кв. м мәйданда мунча яна. Янгынның сәбәбе ачыклана.

 2 сентябрьдә 1.45 сәгатьтә Ерсубай авылында Вахитов урамы буенча янгын турында хәбәр килә.
Янгын нәтиҗәсендә 56 кв. м мәйданда йорт яна. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Күзәтчелек бүлеге Әлмәт һәм район халкын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорый.
Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!


Балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының гап-гади кагыйдәләренә өйрәтегез. 


Төзек булмаган электр үткәргеченнән файдаланмагыз. Электр җылыткычларыннан файдаланганда сак булыгыз!

Эшләгән  электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз! 


Кулдан эшләнгән җылыту җиһазларыннан кулланмагыз!


Өйдә батареялардан эшләүче автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз.


Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән саксыз эш итүе.


Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сагына шалтыратыгыз. «101» телефоны буенча үз фамилиягезне,  адресыгызны төгәл хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса