Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында янгын булган урыннарны вертолетта карыйлар

Узган атнада гына да Әлмәт районында берьюлы берничә зур янгын чыкты.

Урманнар һәм коры үлән янды. Көнгә янгын сүндерүчеләр 6дан алып 12гә кадәр чакыру кабул итәләр. Авыл җирлекләре һәм сәнәгать объектлары саклагыч полосалар белән әйләндереп алынган.

Әлмәткә «Робинсон»маркалы вертолет оча.Очыш маршруты республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан, аның озынлыгы – 385 километр.

"Гадәттән тыш хәлләрне күзәтү һәм бәяләү өчен, янгын мәйданы, якын-тирә пунктларга кадәр ераклыкны аңлар өчен кулланыла. Әлеге мәгълүмат шунда ук диспетчерлык хезмәтләренә тиз арада хәл итү өчен җибәрелә",-дип аңлата Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Айнур Әхмәтшин.

Васильевка, Иске Суркино авылларын урман әйләндереп алган. Торак пунктларны минеральләштерелгән полоса ярдәмендә саклыйлар. 

Атна эчендә Әлмәт районында барлыгы 11 янгын булды, аларда урманнар һәм коры үсемлекләр янды. Кеше факторы яки янгыннар табигый характерга ияме - әлегә аңлашылмый. Һәрхәлдә, коры һава торышы хәлне начарайта гына. Янгыннарның куркынычы югары булу сәбәпле, районда урманнарга баруга чикләүләр гамәлдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса