Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт янгын сүндерүчеләре кырлардагы корыган үләнгә капкан ут белән көрәште

Быел апрель башыннан Әлмәт муниципаль районында үлән һәм чүп-чар януның 36 очрагы теркәлгән инде.

Корыган үлән януын сүндерү өчен Әлмәт районының барлык янгын сүндерү машиналары җәлеп ителде.

Янгын сүндерүчеләр хәбәр иткәнчә, янгыннар шәһәр һәм районның биш урынында теркәлгән.

21 апрельдә Әлмәт районының төрле өлешләрендә коры үлән һәм чүп-чар янды. Янгын урыннарында барлык янгын сүндерү машиналары булды, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә.

 

Бөтен җирдә диярлек янгын кич белән башланган. Әлмәтнең Геофизика урамында, Елхово һәм Кама-Исмәгыйль авылларында үлән янган.

Шәһәр сусаклагычы янындагы мәйданда коры үлән һәм камыш янган, анда янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. СУ-2 районында да коры үлән белән 800 квадрат метр мәйдан янган. Янгын сүндерүчеләр Югары Мактама тирәсендә дә эшләгәннәр.  

 

Ситауцияне көчле җил катлауландырган. Аның аркасында зур булмаган учаклар кыска вакыт эчендә зур мәйданнарны колачлый һәм утны торак корылмаларга күчерү куркынычын тудыра. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

 

«Күп кенә гражданнар коры үләнне ничек яндыруларын күреп, моңа әһәмият бирмичә, узып китә, ә корыган үлән янып китү һәрчак зыянсыз түгел. Яз көне һава торышы бик үзгәрүчән һәм җил көчәю белән күпчелек очракларда хәтта зур булмаган ут учаклары да күләмлегә  әйләнеп,  авыр нәтиҗәләргә китерергә, торак йортларга һәм гражданнарга, хәтта тулы бер торак пунктларга җитди куркыныч китерергә мөмкин», – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса