Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында дежур тәүлек эчендә 3 янгын чыккан

Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычысызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди.

20 февральдә 17 сәгать 08 минутта Нолинка авылында шәхси йорт территориясендә мунчада янгын чыга.


Ут мунчаның түбәсен һәм өлешчә эчке өлешен юкка чыгарган. Янгынның гомуми мәйданы 15 кв. м. тәшкил иткән.


20 февральдә Урсала микрорайонында 17 сәгать 34 минутта шәхси торак йортта янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә чыккан ут түбәне, йортның мансард катын юк иткән. Янгынның гомуми мәйданы 150 кв. м. тәшкил иткән.


21 февральдә 03 сәгать 00 минутта Әлмәт шәһәренең Гафиятуллин урамы буенча күп фатирлы торак йорттагы фатирларның берсендә янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә кухнядагы җиһазлар һәм фатирдагы әйберләр зыян күргән. Янгын мәйданы 2 кв. м. тәшкил иткән.


Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса