Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында янгын чыккан

Торак йортның түбәсендә һәм өлешчә эчендә ачык янгын күзәтелгән. Тәрәзәләреннән куе кара төтен күренгән. 


11 гыйнварда 18 сәгать 43 минутта шәһәрнең 23 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең диспетчеры пультына Әлмәт районының Яңа Кәшер авылындагы шәхси йортта янгын турында хәбәр килгән.


Янгын нәтиҗәсендә йортның түбәсе янып беткән, түшәме җимерелгән һәм аш-су бүлмәсе зыян күргән.  Янгынның гомуми мәйданы 56 кв. метрны тәшкил иткән.
Электр җиһазларын кулланганда куркынычсылык кагыйдәләрен үтәмәү янгынга китергән.


Янгын сүндерүчеләр  төзек булмаган электр үткәргечләрдән файдаланмаска, электр җылыткычларын кулланганда сак булырга, электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмаска өнди!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса