Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә яр буе зоналарын җыештыру дәвам итә

Ул «Россия сулары» Бөтенроссия акциясе кысаларында уза. Акция октябрьдә тәмамланачак.

Узган ял көннәрендә Экология департаменты хезмәткәрләре укучылар белән бергә өмәгә чыкты. Волонтерлар әлмәтлеләрнең яраткан урыннарының берсен – шәһәр сусаклагычын чистартты. Эшләр авыл җирлекләрендә дә алып барылды.

Туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, акция чорында 400 дән артык кешенең өмәләрдә катнашуын билгеләп үтте. Әлмәтлеләр Нариманка, Мактама, Урсалы елгаларының яр буйларын, шулай ук буалар һәм күлләр чистарткан. Тимур Дмитриевич акваторияне шәхсән каравын сөйләде.

«Бу безне бизәми. Волонтерлар, әлбәттә, җыештыруга киләчәктә дә чыгачак. Әмма һәрберебезгә үз артыннан җыештырырга өйрәнергә кирәк. Пластик һәм органик булмаган калдыклар экологиягә зур зыян китерә», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса