Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт урманчылары питомникларда орлык чәчү буенча еллык планны үтәделәр

Бөтен республика буенча эшләрнең яртысы гына башкарылган.

Әлмәт урманчылары «ТРда урманнарны саклау»региональ проекты планы буенча питомникта барлык орлыкларны утырттылар. Шулай ук бу юнәлештәге эшләр Аксубай, Биләр, Болгар, Буа, Зәй, Ислейтар, Кәләй, Кызыл Йолдыз һәм Лаеш урман хуҗалыкларында тәмамланган. Республикада барлыгы 21 гектарда орлык утырту планлаштырыла. Хәзерге вакытта 10 гектар гына чәчелгән.

«Чәчүлекләрне үстерү - күп вакыт таләп итә торган процесс. Барысы да кул белән җыелган күркәдән башлана. Аны киптерәләр, орлыкларын чыгаралар. Чәчкәннән соң питомникларда чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарылачак. Бу даими сугару, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш», - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса