Объектның документлары юк.
Әлмәт сусаклагычында беркетелгән законсыз агач пирс тапканнар. ТР экология министрлыгы инспекторлары объектның рөхсәт документлары һәм танып белү билгеләре булмавын ачыклаган.
Су законнарын бозган өчен инспекторлар район башкарма комитетына күрсәтмә әзерлиләр. Хакимият хокук бозуны билгеләнгән вакытта бетерергә тиеш булачак.