Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

17 сентябрьдә «Сакчыл Әлмәт» экофестивале узачак

Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Әлмәттә 17 сентябрьдә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр яшьләр үзәге мәйданчыгында «Сакчыл Әлмәт» экофестивале узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларны концерт программасы, мастер-класслар, балалар аттракционнары, сәүдә нокталары көтә. Бу турыда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграмда турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.

Фестивальдә барлык теләүчеләр макулатура, иске оргтехника, батареялар, теш щеткалары, пластик шешәләр, бөкеләр тапшыра ала. Шулай ук шәһәр китапханәләренә тапшырып, китапларга икенче тормыш бүләк итү,  аларны фестивальгә алып килү мөмкинлеге дә бар.

 

"Йөгерештә катнашкан укучылар беләзек алдылар. Алар, ким дигәндә 3 кг макулатура тапшырып, икенче беләзек алалар һәм бу ике беләзекне бүләккә алыштыралар", – дип сөйләде Тимур Нагуманов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса